Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы халкы МХОда катнашучыларга бер прицеп гуманитар ярдәм җыйды

Авыл халкыннан җыелган яшелчә һәм кием-салымнар Минзәләдәге волонтерларга тапшырылды.

Авыл халкыннан гуманитар ярдәм җыюны тынгы белмәс мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Прицеп тагылган җиңел автомашина авыл урамнары булып йөреп, халыктан солдатлар өчен кирәк булган әйберләр җыйды. Ярдәм җыелу турында авылдашлар группасында алдан белдерү бирелгәнлектән һәркем әйберләрне алдан әзерләп куйган. Яшелчә, ярмалар, кием-салым, медикаментлар жыю оешкан төстә, авыл халкы тарафыннан зур активлык белән үтте. 


Моннан тыш, авыл мәдәният йортында маскировка сеткаларын үрү эше дә бик актив алып барыла. Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы ярдәме белән бергә 13нче сетканы үрергә керешкәннәр. Тукыма һәм сеткаларны Минзәлә волонтерларыннан алып кайталар һәм үрелгән маскировка сеткаларын кабат аларга илтеп бирәләр. Бу эштә мәдәният йорты директоры Айгөл Таҗкаева, сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова, китапханәче Маргарита Сафина, «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор коллективы җитәкчесе Раушания Әхмәтова зур активлык күрсәтәләр. Үз үрнәкләрендә авыл халкын да волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итәләр. 


Әлфия Әхмәтова, Татар Мөшегесе мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:

—Мәдәният йортында һәр чара комплекслы төстә алып барыла. Әйтик, күптән түгел балалар белән 1812 елгы рус- француз сугышы турында сөйләштек. Аның Россия халкының уртак җиңүе белән тәмамлануын, солдтатларның батырлыкларын кабат хәтердә яңарттык.Соңыннан инде балалар һәм авылдашлар белән бергә хәрби операциядә катнашучыларыбызга маскировкалы сеткалары үрә-үрә фильм карадык, балаларның чыгышларын тыңладык. Һәр чара шул рәвешле уза. Барыбыз да белеп торабыз, кул кушырып утыра торган вакыт түгел. Еракта булсак та, күңелебез белән без махсус хәрби операциядәге егетләр янында. Ничек тә аларга ярдәм итәсе, авыр хезмәтләрен аз гына булса да җиңеләйтәсе килә. Авыл халкыннан гуманитар ярдәм җыю да оешкан төстә үтте. Һәркем үзендә булган әйбере белән чын күңелдән уртаклашты. Һәр нәрсәне рәхмәт әйтеп кабул иттек. Бердәмлектә көч! Егетләребезнең туган якларына исән-сау Җиңү белән кайтуларын теләп калабыз!


Бүгенге көндә маскировка сеткаларына сорау зур. Бу эшкә Татар Мөшегесе мәктәбе дә актив кушылды. Шушы көннәрдә укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре бердәм булып, 3нче маскировка сеткасын үрергә кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев