Минзәлә районыннан Гүзәлия Исламова «Авыл шагыйре» бәйгесендә җиңүче булды
Бүләкләү тантанасында аның сүзләренә иҗат ителгән җыр да башкарылды
Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында яшәп иҗат итүче талантлы якташыбыз Гүзәлия Исламова «Авыл шагыйре» әдәби иҗат бәйгесенең икенче турында һәм «Җыр язабыз» номинациясендә җиңү яулады.
Әлеге бәйге Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм «ТАТМЕДИА» АҖ «Мәйдан» филиалы тарафыннан үткәрелде.
«Җыр язабыз» номинациясендә Гүзәлия Исламова «Сагыш елгасы» җыры тексты белән җиңү яулады. Әлеге җырга көйне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин язды.
Конкурсны йомгаклау чарасында Вәсим Әхмәтшинның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина башкаруында әлеге җыр беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев