Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында 105 мең тоннадан артык икмәк амбарларга кайтарылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 30356 гектарда игеннәр суктырылган.

Бу планлаштырылганның 78,7 проценты дигән сүз. Барлыгы 105840,5 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,2 центнер тәшкил итә. Ә республика буенча һәр гектардан уртача 28,8 центнер уңыш алына. Район хуҗалыкларының 11 нче сентябрьгә арпа — 1639, сабан бодае – 3889, карабодай — 216, бөртек өчен кукурузны — 445 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыгы һәм «Рус» ҖЧҖ игенчеләренең 245 шәр гектар рапс суктырасы бар. Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 14 центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев