Минзәлә районында 9 үзйөрешле машина хуҗасы җаваплылыкка тартылган
Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә административ практика
Татарстан Республикасы Минзәлә суд районы буенча суд участокларының җәмәгать судьялары карарлары нигезендә Үзйөрешле машиналарның 9 милекчесе Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторының «үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре» нең 5 пункты (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән)нигезендә техник тикшерү узу буенча күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Ринат Гыйльманов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча бүлек башлыгы:
— Үзйөрешле машиналар (тракторлар һәм аларга тагылмалар, экскаваторлар, төягечләр, махсус юл техникасы, кар машиналары, квадроцикллар һәм үзйөрешле техниканың башка төрләре) ел саен техник тикшерелергә тиеш, шуңа бәйле рәвештә ел дәвамында дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге үзйөрешле машиналарны аларның милекчеләре тарафыннан техник тикшерүгә тәкъдим итүгә мониторинг үткәрә һәм хокук бозуларга юл куймау буенча чаралар үткәрә. Шул исәптән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейдлар да үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев