Минзәлә районында гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы узды
Күнекмәләр барышында Минзәлә районының Гражданнар оборонасы көчләре һәм чаралары тикшерелде.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы Премьер-министрының «2024 елның 3-4 октябрендә Татарстан Республикасының идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләрен әзерләү һәм үткәрү турында» 2024 елның 20 сентябрендәге 7 санлы боерыгын үтәү йөзеннән, 2024 елның 3 октябрендә Минзәлә районында гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре узды.
Мондый штаб күнегүләрен традицион дип атарга була — алар гражданнар оборонасы айлыгы һәм гражданнар оборонасы оешу көне кысаларында үткәрелә, ул безнең илдә 4 октябрьдә билгеләп үтелә.
Күнекмәләр 3 объектта: Минзәлә районы башкарма комитеты бинасында, район мәдәният сараенда һәм Балалар иҗат йортында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев