Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында Качману бәйрәменә өч купель әзерләнәчәк

Быел бәйрәм якшәмбегә туры килә

Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында Качмануны билгеләп үтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Православ христианнарның традицион бәйрәме 19 гыйнварда үткәрелә.

— Без бу бәйрәмне ел саен уздырабыз, ул безнең өчен ритуаль әһәмияткә ия. Быел да безнең алда аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычы тора, — дип билгеләп үтте Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов. 

Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров быел купельләр урнашачак райондагы урыннар белән таныштырды. Болар — Минзәлә шәһәрендә Минзәлә елгасы яр буе (19 гыйнварда 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр), Коноваловка авылы (18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә) һәм Рус. Мөшегесе авылының чишмәсе (18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә).

Киңәшмәдә барлык тиешле хезмәтләр алдына бәйрәмнәрнең имин һәм күңелле атмосферада уздыру буенча бурычлар куелды. Традиция буенча, Минзәлә елгасы буендагы купельгә чумарга килүчеләрне Иске Маҗын һәм Воровский авыл җирлекләре вәкилләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев