Минзәлә районында көзге чәчү 92% ка тәмамланды
Район хуҗалыклары барысы 10650 гектарда көзге культуралар чәчәргә тиеш.
Барлыгы 640 гектар арыш, 8853 гектар көзге бодай чәчелде. Бу планлаштырылганның 92 процентын тәшкил итә. Көзге чәчүне «Калморза» хуҗалыгы иң беренчеләрдән булып төгәлләде, әлеге хуҗалык 1100 гектар көзге бодай чәчте. Шулай ук «Кама беконы» ҖЧҖ механизаторлары да 2100гектарда көзге бодай, 300 гектарда тритикале, «Август-Мензелинск» ҖЧҖ игенчеләре дә 640 гектарда арыш чәчеп куйдылар. «Ильнур» КФХсы һәм «Заиковский» хуҗалыгы да көзге бодай чәчүне төгәлләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев