Минзәлә районында техникалар кышкы саклауга кую югары дәрәҗәдә
Мөмкин булган 70 баллдан 67 балл җыеп «Заиковский» хуҗалыгы беренче урынны алды. Аннан өч баллга калышып «Август-Мензелинск» ҖЧҖ һәм «Кама беконы» ҖЧҖ икенче урынга лаек булды. «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексыһәм «Калморза» хуҗалыгы 62балл җыеп өченче урын бирелде.
Районда АПК оешмалары арасында кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чорына әзерлеге буенча конкурс үтте. Техникаларны кышкы саклауга куюны махсус комиссия тикшерде. Аның составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ИТК АПКның бүлек начальнигы Илнар Габбасов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Илгиз Файрушин, ТР Дәүләт техник күзәтүнең минзәлә районы буенча начальнигы Ринат Гыйлманов эшләделәр. Белгечләр урыннарда техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләрен юбашкару өчен шартлар тудыру буенча эшләр торышына бәя бирделәр. Бәяләү нормаларына шулай ук техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү дә керде. Тикшерү «Кама Беконы» ҖЧҖнең үзәк базасыннан башланды. Районыбызның барлык хуҗалыкларында да республика конкурсына бик яхшы әзерләнгәннәр. Туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын, ашлык җыеп алу комбайннарын саклау мәйданчыкларын җентекләп тикшереп, барлык техник регламентлар да исәпкә алынган, дип билгеләп үттеләр. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ дә директор Рөстәм Исламов озатуында алар саклауга куелган агрегатларны, тракторларны карадылар һәм шулай ук техника сакланышы буенча барлык процедуралар да үтәлгәнен ассызыкладылар. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча тикшерү шулай ук «Ильнур» КФХ, «Клешевников» КФХ, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, «Калморза» һәм «Заиковский» хуҗалыклары машина трактор паркларында үтте. «Заиковский» хуҗалыгы иң югары бәягә лаек булды.
— Безгә еш кына республикабыз хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюны тикшерүдә катнашырга туры килә, — диде комиссия рәисе Илнар Габбасов. — Күрше районнар белән чагыштырганда Минзәлә районы хуҗалыкларында кышка әзерлек дәрәҗәсе югары дип әйтә алам. Хуҗалыкларда техниканы саклау һәм ремонтлау мәсьәләсенә җаваплы карыйлар. Шуңа күрә игенчелек буенча нәтиҗәләр дә тиешле дәрәҗәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев