Минзәлә районында тулаем җыем 110 мең тоннадан артты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 33945 гектарда игеннәр суктырылган.
Барлыгы 110 498,8тонна икмәк амбарларга кайтарылды.Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 32,6 центнер тәшкил итә.Ә республика буенча һәр гектардан уртача 28,8 центнер уңыш җыеп алына. Район хуҗалыкларының 12 нче сентябрьгә арпа-1109, сабан бодае-2768, карабодай-216, бөртек өчен кукурузны-445 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыгының 705һәм «Рус» ҖЧҖ игенчеләренең 170 гектар рапс суктырасы бар. Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 16 центнер уңыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев