Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 100 мең тоннадан артты

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 30356 гектарда игеннәр суктырылган.

Бу планлаштырылганның 78,7 проценты дигән сүз. Барлыгы 103430,5 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 34,1 центнер тәшкил итә.Бүгенге көнгә арпа — 2319, сабан бодае — 4445, карабодай — 216, бөртек өчен кукурузны — 445 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыгы рапс суктыруның экватор сызыгына җитте, ә «Рус» ҖЧҖ игенчеләренең 295 гектар рапс суктырып аласы калды Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 14 центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев