Минзәлә районында тулай җыем 118 мең тоннага якынлашты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 37856 гектарда игеннәр суктырылган.
Бу планлаштырылганның 97,5 проценты дигән сүз. Барлыгы 117978,8 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 31,2 центнер тәшкил итә. Ә республика буенча һәр гектардан уртача 28,8 центнер уңыш җыеп алына. Район хуҗалыкларының 16 нчы сентябрьгә сабан бодае — 276, карабодай — 216, бөртек өчен кукурузны — 445 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыгының 100 һәм «Рус» ҖЧҖ игенчеләренең 50 гектар рапс суктырасы бар. Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 17 центнер уңыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев