Минзәлә районында уракның 70,7проценты төгәлләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 26686 гектарда игеннәр суктырылды.
Барлыгы 90395 тонна ашлык суктырып алынган. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада беренче унлыкта бара, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча сигезенче урында бара. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,9центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралардан иң югары уңышны «Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре җыеп алдылар, аларда уртача гектар төшеме 48,3 центер булды. Бүгенге көндә 7258 гектар сабан бодае, 2538 гектар арпа, 36 гектар көзге бодайны җыеп аласы калды.
Барлыгы 1200 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 10129 гектарда башкарылды, шуның 7855 гектары тирәнтен эшкәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев