Минзәлә районында җыеннар проблемаларны уртага салып сөйләшү формасында уза
Чираттагы җыеннар Аю һәм Бикбау авыл җирлекләрендә үтте.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Аю һәм Бикбау авыллары клубларындагы очрашуларны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Ул кыскача һәм төпле итеп үткән елда районда булган үзгәрешләр хакында сөйләде.
Айрат Галимов һәм Люзия Мәрдамшина 2024 елдагы башкарган эшләренә хисап тоттылар. Очрашуга килгән авыл халкы Аюдагы юлсызлык проблемасын, Бикбауның ФАПында суык булуы, Куянга баручы юлга асфальт салыначагына өмет өзелмәвен сөйләделәр.
Аюда Рифкать хәзрәт Рамазан аенда аракы сатуны туктатып торып булмасмы икән дигән фикерен җиткерде. Бикбауда мамография графигын җылы вакытка күчерү мөмкинлеге, поликлиникада авылдан килүчеләрне кабул итүдәге проблемалар хакында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев