Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан 20 тонна гуманитар йөк (8 тонна су һәм 12 тонна яшелчә) Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә озатылды

Махсус хәрби операция башланганнан бирле минзәләлеләр актив рәвештә хәрбиләргә ярдәм итәргә алындылар.

Ярдәмгә һәркем — балалар да, өлкәннәр дә үз өлешен кертергә ашыга. 

Шушы көннәрдә Минзәлә районы Татарстан Республикасы шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә 20 тонна гуманитар ярдәм төяп озатты. 

Чаллы шәһәреннән килгән КамАЗ автомобилен йөртүче Валерий Пужак МХО зонасына гуманитар йөкне 10нчы тапкыр илтә. Ул беренче сәфәр иң дулкынландыргычы булды, ди.

—Кемгәдер барырга кирәк бит инде. Анда башланган эшне ахырына кадәр җиткерә торган иң җаваплы кешене җибәрәләр. Әлбәттә, беренчесе иң дулкынландыргычы булды. Беләсезме, унынчы сәфәр дә куркыныч. Ләкин мин ышанам: барысы да яхшы булачак.


Әлеге гуманитар йөк белән чиста су да җибәрелде. «Изыскатель» ҖЧҖдә шешәләргә салынган суның чираттагы партиясен төяделәр.

Предприятие директоры Александр Леванов сүзләренчә, МХО зонасына алар биш литрлы шешәләрдә 8 тонна су җибәргәннәр.

—Без махсус хәрби операция башыннан ук ярдәм итәбез, шуның белән кирәкле эшкә үз өлешебезне кертәбез. Дөресен генә әйткәндә, бу вакыт эчендә күпме эчәргә яраклы су җибәрелгәнен санамадык та. Бүген исә без хәрбиләрнең сусауларын басу өчен 8 поддон су бирдек.

Волонтерлар — авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, «Ялкын» яшьләр үзәге хезмәткәрләре КамАЗга 2 тонна яшелчә (бәрәңге, кишер, чөгендер, ташкабак, кабак) төяделәр. Әлеге яшелчәләрне районыбызның авыл җирлекләрендә яшәүче битараф булмаган кешеләр алып килгән иде. 

Безнең өстәмә 
Гуманитар ярдәмне алып китәргә Чаллылдан килгән КамАЗ Минзәләгә килгәнче үк Югары Тәкермән авылына кереп, «Дәүләтов» КФХсыннан 10 тонна яшелчә төяде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев