Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлеге — иң төзек торак пункт
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында «Иң төзек торак пункт«конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Иң төзек торак пункт» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс узган елда торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүдә һәм үстерүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Татарстанның торак пунктларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Ул дүрт номинациядә уза.
Бүләкләү тантанасында конкурста җиңүче, призер һәм дипломант булган 15 муниципаль район катнашты.
Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлеге 3 урынга ия булды һәм 155 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәриповага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев