Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының күренекле шәхесе, шагыйрә Салисә Гәрәева вафат булган

Аңа 86 яшь иде.

 

Салисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Минзәлә районы Тулбай авылында туа.

Якташыбыз бик күп шигъри җыентыклар авторы иде. Соңгы китабы әле күптән түгел,
2024 елның ноябрендә Минзәлә китапханәсендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Соңгы елларында шагыйрә Минзәлә картлар йорты-интернатында торды.

Аңа 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

С. Гәрәева — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Иртәгә аны Минзәлә шәһәренең татар зиратында җирләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев