Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының Николаевка мәктәбендә «ЮНАРМИЯ»гә тантаналы кабул итү булды

Гомуми белем бирү учреждениесендә яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча комплекслы эш алып барыла

Минзәлә районының С.А. Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбендә «ЮНАРМИЯ»гә, «Сокол» отрядына кабул итү. Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына 6-9 сыйныфларның җиде укучысы керде. 

Светлана Белянинова, С.А. Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры:
— Балаларның һәркайсы тантаналы рәвештә Ватаныбызга һәрвакыт тугры булырга, «ЮНАРМИЯ» уставын үтәргә, батыр һәм кыю булырга, иптәшләрчә ярдәм итү традицияләрен сакларга, көчсезләрне якларга, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылырга, геройларны искә алырга ант бирде.

Чара азагында Юнармиячеләр Николаевка авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев