Минзәлә районының профсоюз активы конференциясе узды
Анда Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Калашникова Ольга Анатольевна, учреждениеләр җитәкчеләре, профактив һәм социаль партнерлар катнашты.
Республика Комитетының Минзәлә районындагы ышанычлы вәкиле Аида Биктимерова узган биш елдагы эш турында хисап белән чыгыш ясады. Район профсоюз оешмаларының барлык сайланулы органнары тарафыннан профсоюз әгъзаларының хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга аерым игътибар бирелүе билгеләп үтелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов М.Р. профсоюз активына мөһим иҗтимагый эш башкарганда битараф булмаганнары һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы рәисе Ольга Калашникова тарафыннан да уңай бәя бирелде
Конференция профсоюз активистларын һәм социаль партнерларны бүләкләү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев