Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театрында «Өйләнү» комедиясенең премьерасы булды

Әлеге спектакль “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды.

Атаклы рус классигы Николай Гоголь  әсәре буенча куелган спектакльнең инсценировка авторы — Альберт Шакиров, режиссеры — Марсель Махмутов, ә уйнаучылары ­ Минзәлә театрының яшь буын артситлары. Яшь буын гына дисәк тә, күбесе инде төрле режиссерлар кул астында эшләп, сәхнәдә дистәдән артык роль тудырган тәҗрибәле артистлар. 


Бу юлы да театр җәмгыятьтәге актуаль тема – гаилә темасын күтәреп алган. Әйе, бүгенге көндә гаилә белән бәйле төп проблемаларның берсе ­ аерылышу кебек. Ләкин спектакль башланганчы әйтелгән статистикадан күренгәнчә, 40-50 процент егет һәм кызлар гаилә корырга ашыкмыйлар.

Аерылышуга барып җиткәнче, әле гаилә кору проблемасы да кискен тора икән. «Өйләнү» спектаклендәге кебек утыз яшен куып барган  Агафья Тихоновна (Диләрә Зиннурова) һәм  Подколесин (Рөстәм Зиннуров) кебек яшьләр 21нче гасыр җәмгыятендә дә бар. Спектакльдә яшел чәчле, кулына җилем уенчык үрдәк тотып йөргән бер бичара булып күренгән Подколесинның кайбер сүзләрендә хаклык бар: «Сез, хатын-кызлар, ак атка атланып килгән принц көтәсез бит» ди ул. Яшьләр бүгенге көндә чыннан да ниндидер ак  хыяллар, әкият дөньясында яши кебек.

Мәхәббәттән яралган гаилә һәм уртак көч белән табылган мал-мөлкән күпкә кадерле була ­ шуны аңласын иде алар. Байлыкка кызыгып, яки әти-әни теләгән кеше белән кавышып кына ныклы гаилә төзеп булмый. 


Тартма – спектакльдә киң кулланылган символ. Ул һәрвакыт ябулы. Аның эчендә нәрсә икәнен без бары тик ачкач кына беләбез. Кием, алтын, тартам эчендә тартма һәм хәтта.. кеше дә булырга мөмкин аның эчендә! Гаҗәпләнмәгез, тормыш ул шундый! Подколесин җәелеп утырырга яраткан  таз һәм кулындагы җилем уенчык үрдәк. Бүгенге көндә диванга җәелеп ятып,  телефонда уен уйнап яки видео карап үз «комфорт зона»сын тапкан   ир-ат образы түгеме бу? 


Спектакль — комедия. Юмор да, сатира да җитәрлек. Артистларның кыланышлары, биюләре, костюманры   гына ни тора! Русчадан татарчага турыдан-туры тәрҗемә ителгән сүзләр дә бик кызык яңгырый. 


Ике генә сәгатькә булса да тормыш мәшәкатьләреннән ял итте тамашачы. Көлде, уйланды, сокланды артистлар уенына. Афәрин, театр.

 

Фотолар театр архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев