Минзәләлеләр элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү өчен сораштыру узарга мөмкин
Сораштыру проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә
9 декабрьдә Элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында Татарстанда яшәүчеләрдән сораштыру башланды. Сораштыру Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы тарафыннан үткәрелә
Сораштыруны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында узарга мөмкин. Мобиль элемтә һәм чыбыклы интернет хезмәтләренең сыйфаты турында сораулар бирелә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, гражданнарның сораштыруда катнашуы республикада күрсәтелә торган хезмәтләрне камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев