Минзәләдә көрәш турниры үткәрергә акчаны әти-әниләр бирде
Шуңа турнирның исеме дә «Әти-әниләр» Кубогы дип атала.
Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»
«Минзәлә батыры» көрәш залы җитәкчесе — тренер Рәмзил Бәдриев үзенең шәкертләрен шулай иттереп зур алышларга әзерли. 41 баланың 24 е бүген үзара көрәшеп, калганнары манекен ату осталыгы күрсәтеп, беренче призларын яуладылар.
Беренчеләргә кубок, хәтта дүртенче булучыларга да грамоталар тапшырылды.
Ярышларны карарга күп балаларның туганнары да килгән иде. Яшь көрәшчеләр өчен бик файдалы тренировка да булды. Көрәшче абыйлары — Егор һәм Рузил аларга төрле алымнар да күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев