Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Өлкәннәр декадасын йомгаклау буенча бәйрәм булды

Чара җылы котлаулар, күңелле чыгышлар белән үрелеп барды.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә мәдәни мирас йортында Өлкәннәр декадасын йомгаклау буенча бәйрәм булды. Хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен котларга Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев килделәр.

— Сез тормыш юлыгызны илебез, җәмгыятебез файдасына намуслы хезмәткә багышладыгыз, бүген дә үсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз, — дип билгеләп үттеләр, районыбыз, республикабыз казанышлары белән таныштырдылар, күчтәнәч итеп чәкчәк, торт тапшырдылар,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Шулай ук Айдар Салахов, Азат Хамаев быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче район ветераннар хорының иң өлкән катнашучысы Антонина Пантюхинаны котладылар.

Мәдәни мирас йорты сәхнәсендә концерт номерлары белән район ветераннар хоры, район мәдәният сарае каршындагы «Чишмә» бию коллективы, «Светлячок» вокаль ансамбле чыгыш ясадылар.

Бәйрәмне үткәрүгә үз өлешләрен районыбыз авылларының мәдәни йортларыннан Наталья Чепкасова, Асаф Шиһапов, Фәридә Арзамасова, Татьяна Кузнецова да керттеләр.

Воровский җирлеге уңганнары ачык һавада коймаклар пешерделәр.

Ә балалар иҗат йорты хезмәткәрләре инвалидлар җәмгыяте өчен мастер-класс та үткәрделәр.

Гөлназ Сизова, Минзәлә мәдәни мирас йорты мөдире:

— Әлеге бәйрәм районыбыз ветераннар хоры, инвалидлар, сукырлар җәмгыяте, ветераннар советы әгъзалары өчен зур бүләк булды. Бәйрәмне оештыруга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт, алга таба да өлкәннәребез өчен кызыклы чаралар үткәрүне дәвам итәчәкбез.  Бәйрәм өстәленә күчтәнәч итеп бушлай пироглар һәм чәк-чәк әзерләп  биргән шәһәребезнең оста куллы эшмәкәре Луиза Токаревага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев