Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Өлкәннәр декадасына багышланган ярминкә булды

Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, эшмәкәрләр районыбызда җитештерелгән мул продукция тәкъдим иттеләр

Минзәлә шәһәре үзәгендә Өлкәннәр декадасына багышланган ярминкә гөрләде. Беренче сатып алучылар сәүдә палаткалары янында инде сәгать 7 тулганчы ук җыела башладылар.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков һәм башка бер төркем район җитәкчелеге вәкилләре сәүдә рәтләрендә йөреп продукцияләрнең бәяләре белән кызыксындылар, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар.

Район ветераннар хоры, район мәдәният сарае каршындагы «Чишмә» ансамбле (җитәкчесе — Лилия Гыйбадуллина) Өлкәннәр декадасына багышланган музыкаль-хореографик номер әзерләгәннәр иде. Аларның чыгышыннан соң Айдар Салахов бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать итте.

— Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, сезне чын мәгънәсендә ветераннар дип атарга була, үзегезнең хезмәт һәм тормыш юлыгыз белән үсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз,сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин, бәхетле тормыш телим, — диде ул һәм авыл хуҗалыгы тармагында район тарафыннан ирешелгән уңышлар белән таныштырды, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ярминкәнең үзенә килгәндә, күптөрле продукция тәкъдим ителде.

Итне, әле авыл җирлекләре сәүдә палаткаларын исәпкә алмаганда да, «Заиковский» хуҗалыгы, Загиевлар, Фазыл Маулин, Фәнис Зиннуров, Юртаудан Хамматовлардан алып була иде. Сатучылар арасында конкуренция һәм бәяләрдә аермалар булса да (кайсыберендә кабырга ите 440 булып, сум ит 650 гә хәтле иде) һәр ит сатучының продукциясен чират торып алдылар.

КФХ «Муллахмәтов» сөтне литрын 50 сумнан сатты. Чулпан авылыннан Рима Хәбибрахманова үрдәк, мулард, тавык, каз түшкләре, каз мае, йомырка, сөт ризыклары тәкъдим итте. Наратлы-Кичү авылыннан Диләрә Сафиуллина узган ярминкәдәге рекордын яңартып, бу юлы 15 килолы күркә түшкәсен алып килгән иде. Юшады җирлегеннән Сергей Осипов үзе үстергән сарымсак, шул сарымсактан ясалган порошок тәкъдим итте. 

Ирина Будрина, Гүзәлия Матсапаева үзләре ясалган кул эшләнмәләре алып чыккан иделәр. Мәктәп-интернатның агачтан ясалган эшләнмәләре дә зур кызыксыну уяттылар. 

Шәһәр халкы КФХ «Дәүләтов» алып килгән суган, бәрәңгене (икесенең дә килограммы 25 сумнан) чират торып алды. Балык участогының да продукциясе бик үтемле булды.

Ярминкәгә килүчеләрне Воровский исемендәге һәм Тауасты Байлар авыл җирлекләре мичтә пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Алар арасында Казаннан Илфат һәм Рушания Гариповлар бар иде.

— Олы юлдан үтешли Минзәләдә кунарга туктаган идек. Бер килгәч, шәһәр белән дә танышырга булдык. Очраклы рәвештә ярминкәгә эләктек. Минзәлә үзе дә бик ошады, пешергән коймаклары да бик тәмле, — дип уртаклашты алар үзләренең тәэсирләре белән.

Район мәдәният сарае артистлары үз чыгышлары белән бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Бәйрәмнән видеомизгелләрне безнең ВК дагы һәм Телеграмдагы Мензелинск news — Мензеля онлайн сәхифәләрендә карарга була.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев