Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Сабир Өметбаев Кубогына традицион шахмат турниры булды

Данлыклы шәхеснең туган көне уңаеннан оештырылган чаралар кысаларында әлеге ярышлар быел 19нчы тапкыр уздырыла

Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаев Кубогына ярышларда республиканың төрле почмакларыннан килгән 70 ләп шахматчы катнашты.

Ярышларның ачылышы Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, театр директоры Фаяз Хизбуллин, Минзәлә шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиевның сәламләве белән башланып китте. Минзәлә театры артистлары О. Уайльдның «Йолдыз егет» әкиятеннән өзек тәкъдим иттеләр. 

Минзәләнең мәртәбәле шәхесе, 83 яшьлек Мөхәммәт Мөэминов Сабир Өметбаев Кубогына шахмат ярышларында әлеге турнирга нигез салынганнан бирде, 19 нчы тапкыр катнаша. Азат Шагалиев аңа истәлекле Кубок тапшырды.

Ярышларның нәтиҗәләренә килгәндә, чемпион булып Актаныштан Данияр Латыйпов калды. 2, 3 урыннарда — Лениногорск шахматчылары.

Шулай ук төрле номинацияләрдә, яшь категорияләрендә бүләкләнүчеләр дә булды.

Фотолар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса