Минзәләдә сукырлар җәмгыяте өчен бәйрәм булды
Чара бердәм сәламәтлек көненә багышланган иде
В.И. Ленин исемендәге стадионда үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Шакирова сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән бердәм сәламәтлек көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрделәр. Төрле уеннар, конкурслар, викториналар оештырылды.
— Спорт ярышларында көндәшлеккә карамастан, стадионда дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Чарада катнашучыларның барысы да үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, тизлектә, җитезлектә, командада эшли белүдә ярыштылар. Әлеге чара команда рухын ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен пропагандалауда зур роль уйный, — дип хәбәр иттеләр бәйрәмне оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев