Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган митинг узды

Бу көн 2004 елның сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган яшьләр митингы узды. Чарада шәһәр мәктәпләре һәм махсус урта уку йортлары укучылары, бюджет учреждениеләре вәкилләре катнашты.

— Бүгенге көндә безнең барыбыз өчен дә төп бурыч — бердәм булу, Ватаныбызны, гаиләбезне ярату, геройларны, аларның батырлыкларын истә тоту, безнең иң төп кыйммәтебез — Россиянең, Татарстанның, Минзәләнең күпмилләтле халкы икәнен онытмау. Бүген без Россия Федерациясендә терактларда һәлак булганнарның барысын да искә алабыз. Шуны исегездә тотыгыз: террорчылыкның милләте дә, дине дә юк, — диде митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев.

Шулай ук митингта Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков чыгыш ясады.

Митингта катнашучылар теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм агач ботакларына «ак торналар» — җирдә игелек һәм тынычлык символларын элеп куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев