Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә туганнар чит телләрдә дә уңганнар

30 сентябрь — Халыкара тәрҗемәчеләр көнендә 5 ил вәкиле катнашкан конкурска нәтиҗәләр ясалды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Россиядә билгеләп үтелүче Гаилә елына багышлап үткәрелгән ХV халыкара яшь тәрҗемәчеләр конкурсында җиңүчеләр арасында якташыбыз Алсу Ханова да бар. Казан (Идел буе) федераль университетында укучы Алсу әлеге бәйгенең «Гаиләнең бала тәрбияләүдә роленә багышланган фәнни-популяр текстны тәрҗемә итү» номинациясендә 2 нче урын яулады. 

Конкурсны Себер федераль универститетының Икътисад, дәүләт идарәсе һәм финанслар институты һәм Россия тәрҗемәчеләр берлегенең Красноярск төбәк бүлеге үткәрделәр.

Барлыгы әлеге конкурска Россиянең 111 һәм Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан 8 югары уку йортында укучылардан 985 эш әзерләп җибәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев