Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә узган беренче Республика гаилә сыр фестивалендә Бөтенроссия рекорды теркәлде

Минзәлә интернат-мәктәбенең балалар сыр ясау цехының яшь осталары иң зур адыгей сырын әзерләделәр

Минзәлә шәһәрендә Беренче Республика гаилә сыр фестивале узды. Чара «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы администрациясе белән берлектә уздырылды.

Күңелле фестиваль кунакларны Минзәлә интернат-мәктәбенең балалар сыр кайнату цехы ясаган һәм Алексеевск районынна килгән «Емеля мичендә» сырдан пешерелгән перепечлар белән каршы алу, шулай ук Алабуга шәһәреннән «Яшь буын» фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте.

Төп сәхнәдә район мәдәният сарае каршындагы «Чишмә» коллективы башкаруында «Тычканнар биюе», С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында музыкаль композиция һәм Казаннан Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистларының чыгышы күрсәтелде.

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков:

— Бүгенге вакыйга безнең район, бөтен республика өчен тарихи вакыйга. Беренче тапкыр Республика гаилә сыр фестивале үткәрелә, Бөтенроссия рекорды куела. Шунысы куанычлы, безнең районда да, бөтен республикада да мондый масштаблы чаралар уздыру һәм традицияләребезне үсеп килүче буыннарга тапшыру өчен шартлар тудырыла, — дип билгеләп үтте.

— Минзәлә интернат-мәктәбенең партнерлары иң кайгыртучан булуына, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» инде берничә ел дәвамында сезгә иң көчле, катлаулы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүенә без чын күңелдән шат. Интернат-мәктәп укучылары яхшы, тату гаиләдә үсүләренә һәм һөнәри күнекмәләр үзләштерүенә, аларның киләчәктә дә хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итәргә әзер булуына без шат. Хөрмәтле Минзәлә халкы, әйдәгез, бергәләп аларны бөтенроссия рекорды куюлары белән котлыйк, — диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Шулай ук видео режимында фестивальдә катнашучыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сәламләде.

Рекордны — «Балалар сыр ясау цехы» укыту лабораториясенең яшь осталары әзерләгән иң зур Адыгей сырын теркәү өчен сәхнәгә Россия Рекордлар китабы эксперты Юлия Пронина, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гарифуллин, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурхади Гыйльфанов менделәр.

— Рекорд — Россиядә балалар пешергән иң зур адыгей сыры, 46 килограмм 480 грамм нәтиҗәсе белән рәсми рәвештә теркәлде. Бу элегрәк өлкәннәр куйган рекордка караганда 12 килограммга күбрәк, — дип билгеләп үтте Юлия Пронина.

Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар бу зур сырны үз күзләре белән күрә алдылар. Киң җәмәгатьчелеккә презентациядән соң, теләгән һәркем сырны татып карый алды.

Бәйрәмдә шулай ук Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурһади Гыйльфанов Россия Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, Светлана Мәхмүтова, Эльмира Хохлова, Роза Шәмсетдинова, Елена Колгина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Минзәлә интернат-мәктәбенең попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиевага Минзәлә районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Бәйрәмдә кызыклы мастер-класслар оештырылды. Сәхнәдә Түбән Кама районыннан «Миңлебай» крафт сыр кайнату заводы сыр үрү буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук теләге булган һәркем Менделеевск районыннан балалар туку остаханәсе, Әгерҗедән татар милли аяк киеме тегү буенча балалар остаханәсе, Сабадан балалар агач үрү (ротанг) студиясенең, балалар балта остаханәсе, Кукмара районыннан тал чыбыкларын үрү агач савыт-саба бизәү һәм коры чәчәкләрдән панно ясау осталары мастер-классларында катнаша алды.

Фестивальгә килүчеләр Чистай шәһәреннән «Шарталетки» балалар пекарнясы, Лениногорскидан балалар чәй фабрикасы, Минзәлә районыннан шәм, аромасаше һәм сабын ясау буенча балалар укыту-җитештерү остаханәсе, Казан шәһәреннән туңдырма балалар фабрикасының продукцияләрен дә сатып ала алды. Балалар белән килгән гаиләләр өчен «АК БАРС» БАНК корпоратив университетының гаилә квестлары мәйданчыгы эшләде. Бәйрәм узган Муса Җәлил паркында бәйрәмнең кечкенә кунаклары өчен башка кызыклы чаралар да оештырылды.

Бәйрәм Минзәлә, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән талантлы артистлар башкаруында матур музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев