Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Җиңү паркында мәктәп укучылары, студентлар, «Яшь армиячеләр», «Форпост» вәкилләре һәм районыбыз җитәкчеләре, дин әһелләре катнашында митинг узды. Билгеле булганча, әлеге паркта Геройлар аллеясы бар. Әлеге аллеяда тумышлары белән Минзәлә районыннан булган Советлар Союзы Геройларының бетон бюстлары урнаштырылган. Геройлар Аллеясы «Җиңүче-сугышчы» монументына барып тоташа.


Яшьләр алдында шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район хәрби комиссариаты комиссары Сергей Владимиров, Казан-Богородица чиркәве настоятеле иерей Евгений Лазарев чыгыш ясадылар.

Алар Герой төшенчәсен тормыштан мисаллар китереп балаларга аңлаттылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның да, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы әти-абыйларыбызның да чын геройлар булуын билгеләп уздылар. 


Вафат булган Ватан Геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, «Җиңүче-сугышчы» монументына веноклар, чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев