Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән махсус хәрби операция барган зонага чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Йөкне озата баручылар гуманитар ярдәмне һәм шәхси посылкаларны Минзәлә егетләре хезмәт иткән полкларга алып барып, шәхсән кулларына тапшырачак.

Чаллыдан килгән броньгә төрелгән «КамАЗ» автомашинасы алгы сызыкта хезмәт итүче егетләргә районнан маскировка сеткалары, медикаментлар, инструментлар, тавышсыз генераторлар, радиоэлектроникалар, коры ашлар һәм башка шундый егетләр соравы буенча алынган кирәк яраклар һәм шәхси посылкалар алып китте.

Шулай ук әлеге йөк белән Камаз автомашинасы прицебында битараф булмаган минзәләлеләр ярдәме белән җыелган акчага алынган җиңел автомашина да МХОда хезмәт итүче егетебезгә озатылды.

Рәүф Низамутдинов, йөкне озатып баручы:

—Гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәткән барлык Минзәлә районы халкына зур рәхмәт. Камаз автомашинасы үзенә 10 тонна йөк сыйдыра, шуның 5 тоннасы Минзәлә шәһәре һәм районы халкыннан. Бүген без Коноваловкадан да гуманитар йөк төядек. Кечкенә генә район өчен бу бик зур ярдәм. Чаллыдан һәм башка якын-тирә шәһәр һәм районнардан да йөк алабыз. Бу безнең 20 нче тапкыр йөк белән МХОга баруыбыз. Броньгә төрелгән Камаз автомашинасы биргән өчен үзем эшләгән ПАО КАМАЗга, куркынычсызлык службасына зур рәхмәт. Якын көннәрдә йөкне билгеләнгән адреслар буенча алып барып җиткерербез дип ышанып калам.

Йөк белән якташ егетләребезгә Татарстан флагы да җибәрелде. МХОдагы егетләребез имзалары белән ул кабат Минзәләгә кайтачак һәм «Донна Роза» гуманитар ярдәм җыю пунктында кеше күп йөри торган урынга эленеп куелачак.

Гуманитар ярдәмне озата баручылар Донбасста юл буенда Россия флаглары тотып басып торган балаларны да күчтәнәчләр белән сыйлый. Минзәлә волонтерлары әлеге балалар өчен конфетлар һәм чәкчәк әзерләп җибәрде.

Исән-сау йөреп кайтырга язсын сезгә, кыю егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев