Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдән Заһриевлар гаиләсе «ТАТМЕДИА»ның 8 газета-журналына язылды

Алар «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең махсус бүләгенә лаек булдылар

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«ТАТМЕДИА»да «100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр от!» дигән акциясенә нәтиҗә ясалды. 2024 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА«ның кимендә 2 басмасына (район газетасы һәм журнал) язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнаттылар. Бүләк отучылар арасында бу юлы минзәләлеләр юк, ә менә язылулар саны буенча рекордчы гаиләбез бар. Ул Ленар һәм Гөлнара Заһриевлар гаиләсе. Алар икесе дә гимназиядә укытучы булып эшли. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте аларга махсус бүләк — инструментлар җыелмасын тапшырды.

Гөлнара Заһриева:

— Газета-журналларга һәрвакыт күп язылабыз. 2024 елның икенче ярты елына да 8 басмага язылдык: «Минзәлә» район газетасы, «Сөембикә», «Сәхнә», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары» журналлары. Кечкенә чакта әти-әниләр дә шулай языла иде. Эшемдә дә һәрвакыт яңалыклар, мәгълүматтан хәбәрдар булырга кирәк. Балалар өчен журналларны улым укый, аннан әнием барысын да укып чыга. Ул да гомерен мәктәпкә багышлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүгенге көндәге әдәби процесс аның өчен бик мөһим. Үзенең шигырьләре дә «Азат хатын» («Сөембикә») журналында басылганын хәтерлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев