Минзәләлеләр «Кыш Бабайга ышанасызмы?» дигән сорауга җавап бирделәр
Райондашларыбыз ВК социаль челтәрендәге «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркемендә сораштырулар аша үзләренең теге яки башка мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашуларын дәвам итәләр.
«Инде Яңа ел якынлашырга да вакыт аз кала, ә сез Кыш бабайга ышанасызмы, аннан бүләк көтәсезме?», дип сорау биргән идек. 45 кешедән 18 е «ышанам һәм бүләк көтәм», ди. 7 кеше «ышанмыйм, әмма бүләк көтәм», ди. Тагын 14 кеше Кыш бабайга да ышанмый, бүләк тә көтми. 6 кеше «мин үземә-үзем Кыш бабай», ди.
Реаль тормыш алдыбызда нинди генә җитди сынаулар куйса да, барлык укучыларыбызга алдагы елларда да могъҗизаларга ышаныч саклауларын һәм көтелмәгән сюрпризлар, бүләкләр алуын телибез.
бу кызыклы
Татар һәм башкортта әлеге әкияти персонаж Кыш Бабай, русларда — Дед Мороз, күршеләребез Идел буе округының башка халыкларында: мариларда Йушто Кугыза, мордваларда Мороз Атя, удмуртларда — Тол бабай, чувашларда — Хӗл Мучи дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев