Минзәләнең АТП җитәкчесе Рамил Кәримов призларына йөзү ярышлары тәмамланды
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе бассейнында Рамил Кәримов призына йөзү буенча Татарстан Республикасының ярышлары үтте. Минзәлә шәһәрендә Рамил Кәримов призларына ярышлар ел саен үткәрелә.
Йөзү ярышларында республикабызның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә, Лениногорск шәһәрләреннән Сарман, Аксубай, Мөслим, Кукмара, Чүпрәле районнарыннан иң көчле йөзүчеләр (624 бала) катнашты. Безнең район данын «Юбилейный» спорт мәктәбенә йөрүче 59 бала яклады. Катнаш һәм ирекле стильдә 4×50 метрда«-Зөләйха Нәбиева, Софья Каюмова, Кирилл Первак, Павел Ушаков икенче, Илья Еньков, Аделла Ильина, Ева Гимаева, Карим Халиуллин-өченче, 100 метрга аркан йөзүдә-Кира Вышенская-икенче, баттерфляй 50 метрга йөзүдә-Аделла Ильина-өченче,баттерфляй 100 метрга йөзүдә- Зөләйха Нәбиева-беренче, баттерфляй 100 метрга йөзүдә-Амир Зайкин-икенче, Павел Ушаков — беренче, 100 метрга аркан йөзүдә Дмитрий Шарапов — өченче урынны яуладылар.
Ярышларны төгәлләп аны тантаналы рәвештә ябылу тантанасында Минзәлә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм Минзәлә АТПсы җитәкчесе Рамил Кәримов катнашып чыгыш ясадылар. Йөзү ярышында балалар төрле дистанциядә, катнаш һәм ирекле стильдә ярыштылар. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга лаек булучылар медальләрга Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев