Минзәләнең беренче мәктәбендә Азат Мәрданга багышланган дәрес узды
Азат Мәрдан Бикбау авылында туган, гомеренең соңгы елларында район газетасы редакциясендә эшләде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Беренче мәктәптә Азат Мәрданның 65 еллыгы уңаеннан классларда искә алу сәгатьләре үтте, туган телләр залында аңа багышланган почмак, видеоролик ясалган иде, аның шигырьләрендәге тематика буенча рәсемнәр конкурсы үткәрелгән. Шагыйрьгә багышланган кичәдә укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр. Минзәлә район газетасының редакциясе каршында эшләп килгән " Сибелә чәчәк" әдәби берләшмәсе әгъзасы буларак ,аның дүрт шигырьләр китабы басылган.
Мәктәп директоры Ольга Ильина һәм татар теле укытучылары катнашында үткән дәрескә Азатның хатыны Кадрия һәм ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы баш мөхәррире- җитәкчесе Илдус Шаһиев чакырылган иде.
Алар тормыш иптәше һәм хезмәттәшләре буларак якташыбыз хакында истәлекләре белән уртаклаштылар. Азат Мәрдановның тырыш һәм талантлы булуын азсызыкладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев