Минзәләнең беренче мәктәбендә кызыклы квест узды
Беренче мәктәпкә яңа уку елында беренче класска киләчәк балалар өчен очрашу үткәрелде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Көне буе бакчада булган балалар пассивланмасындыр диептер, төркемнәргә бүлеп төрле форматта квест үткәрелде. Мин аны балаларның танып белү дәрәҗәсен һәм татар телен никадәрле үзләштерүен аңлар өчен тест дип кабул иттем.
Беренче күз салудан гына барысын да аңлап булмый, билгеле.
Әмма балаларның актив булуы ошады. Укытучылар да темаларын кызыклы итеп аңлаттылар.
Бүгенге көндә балалар бакчаларында йөрүче һәр бала туган телен камил белүдән тыш, татар телендә күпмедер сүзне аңлый да белергә, картинкадагы рәсемнәрне татарча әйтә белергә тиеш дигән фикер бар.
Районда кабул ителгән " Омтылыш" программасында шундый пункт бар дип беләм. Май аена хәтле вакыт бар әле, балалар Программа кабул иткән олы абый- апаларын авыр хәлдә калдырмаслар дип өметләник.
Бу квестның тирәнтен эчтәлеге - булачак укучыларның мәктәпкә килгәч туган тел итеп татар телен сайлап алырга әзерләү. Һәрхәлдә аралашу вакытында шундый фикергә килдем. Әти- әниләр бу квестта катнашмагач, бала андый карар кабул итә алмый бит инде.
Соңгы вакытта әти-әниләренең туган тел итеп татар телен сайларга куркуларын тоям. Биредәге аралашу да шундый фикер өстенлек итте. Минемчә, дөрес түгел фикер, кешеләрдән һаман да ниндәнлер һәм кемнәндер курку хисе чыгып бетә алмый! Чөнки рус телле әти-әниләр, балаларының ипи-тозлык белүенә бик риза. Күбесе шундый фикердә! Шулай булсын иде, чөнки мәктәптә татар телен укытубуенча югары квалификацияле укытучылар эшли.
Бу уку елында беренче класска килгән алтмыш баланың җидесе генә татар телен туган тел дип сайлаган. Дөрес, аннары отчет өчен төрле зиг-зиглар башлана.
Мәктәптә үткән квестның максаты - акрынлап бу пропорцияне тигезләргә омтылу дип кабул иттем. Уку елы дәвамында мондый очрашуларны бала һәм аның әти- әнисе белән берлектә һәм ешрак үткәрсәң генә нәтиҗә күренергә мөмкин.
Без бу темага ел дәвамында ешрак язачакбыз. Ул материалларда "Омтылыш" программасының башка яклары да яктыртылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев