Минзәләнең яшь артистлары Шәүкәт Биктимеров исемендәге XII Республикакүләм конкурста Гран-прига лаек булды
Ленар Миннемуллин җитәкләгән ике театраль коллектив әлеге конкурста жюри тарафыннан зур бәя алды.
Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан
29 ноябрьдә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
5 нче ноябрьдән 12 нче ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 43 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.
Конкурсантларга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган, Татарстанның халык артисты Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов бәя бирде. Ул үз чиратында яшь артситларга ихлас рәхмәтләрен белдерде һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади осталыкларын билгеләп үтте.
Нәтиҗәдә иң төп приз – Гран-прига Минзәлә шәһәре “Балалар иҗат йорты”ның Р.Муллин исемендәге “Сәяр” театр һәм кино студиясе коллективы лаек булды. Җитәкчесе: Миннемулин Ленар.
Зурлар төркеме (8-11 класслар) арасында исә шулай ук Ленар Миннемуллин җитәкләгән гимназиянең Рөстәм Муллин исемендәге “Сәяр” театр һәм кино студиясе коллективы 2нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев