Минзәләнең яшь чаңгычылары Зәйдә осталыкларын арттыра, характерларын ныгыта
Алар анда чаңгы трассасында күнегүләр үткәрү белән беррәттән мәктәп прогрммасы буенча укуларын да дәвам итәләр.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Антон Лаврентьев бирегә үзендә шөгыльләнгән иң перспективалы яшь чаңгычыларны алып килгән.
Антон Лаврентьев:
Биредә без «Талантлар университеты» программасы нигезендә шөгыльләнәбез.Тупланып, бергә булу киеренке тренировкалар үткәрергә, укуны ташламаска, кичен төрле чараларда катнашырга, коллектив рухны ныгытырга бик ярдәм итә. Хәлебезне белергә Ирина Михайлованың килүе, район властьларының безнең хакта кайгыртуын күрсәтә, канатландыра.
Спортчылар ашаудан һәм яшәү шартларыннан канәгать. Зәйдә безнекеләр белән тагын унике район вәкилләре шөгыльләнә. Чаңгычылар бу җыеннардан җиңүләргә ныклы нигез салып кайтырлар дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев