Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең яшь көрәшчеләренең рейтингы ачыкланды һәм аларга шуның өчен акча бирелде

Көрәш буенча тренер Рәмзил Бәдриев шулай итеп үткән уку елында күп ярышларда катнашучыларны зурлый, иптәшләре алдында аларның авторитетын күтәрә.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Мәсәлән, Артем Зәйниев ун ярышта катнашкан, Егор Юнзель- 57 балл, Радмир Факаев- 60 балл, ә Рузил Вәлиев 15 ярышта катнашып, шактый җиңүләр яулап 90 балл җыйган. Ул яшь көрәшчеләр рейтингында былтыргы уку елы нәтиҗәләре буенча беренче урында.

Рейтинг химаячеләре көрәш залында эшләүче Гүзәл ханым хакында да онытмаганнар.

Балалар белән эшләүдә бөтен яңалыкны Рәмзилдән көтәргә була. Матур рейтинг чыгару бер хәл, балаларга әти- әниләре алдында конвертта акча бирү һәркемнең дә килми. Акчаны каяндыр табарга кирәк, бюджеттан алынмаган ул.

Бу акчаны аңа элеккеге шәкертләре биргән.

Рүзилнең әтисе Илнур Вәлиев көрәшчеләр залын район газетасы белән тәэмин итүдән тыш, Рәмзил башлангычында катнашып, финанс өлеше кертә. Ренат Шәйхетдинов, Илнур Камалов заманында Рәмзил кулы астында зур җиңүләргә ирештеләр. Алар кебек көрәш мастеры булган Ришат Камалов Рүзилгә Актанышта яхшы көрәшкәне өчен персональ премия дә өстәде. Ул районның иң данлыклы көрәшчеләрнең берсе. Татарстан гына түгел, Россия беренчелеге җиңүчесе. Бу очрашуда яшьләр белән ярты сәгатьлек тренировкада үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев