Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район үзәк китапханәсендә батырлык дәресе узды

3нче санлы урта мәктәпнең 7А сыйныфы укучылары өчен аны Минзәләдәге Десантниклар союзы рәисе Эдуард Ягафаров уздырды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Китапханә балаларны китаплар аша гына тәрбияләп калмыйча, ә менә шундый батырлык дәресләре һәм волонетрлар белән уздырылган мастер-класслар аша да балалар өчен үтемле чаралар уздыра. 
Батырлык дәресенә Эдуард Ягафаров белән бергә РФ Милли куркынычсызлык академиясенең җәмгыять һәм дәүләт куркынычсызлыгы начальнигы ярдәмчесе Дильноза Смирнова да килгән иде. Алар кызларга һәм егетләргә махсус хәрби операция башлану тарихы, нацизм хакында сөйләделәр. 


Гадәттә Эдуард Ягафаров уздырган батырлык дәресләре теоретик һәм практик өлештән тора. Практик өлешендә ул укучыларны махсус хәрби операциядәге катнашучы хәрбиләрнең экипировкасы, хәрби кораллар һәм махсус хәрби операция барган зонадан кайткан квадрокоптерлар, тепловизерлар белән таныштырды.


Бүгенге очрашуга Эдуард Ягафаров үзенең дуслары, якташларыбыз булган, махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында рядовой солдат буларак китеп, командир дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән һәм геройларча вафат булган Эдуард Асанов белән Роман Яковлевның бронижелеты белән каскасын алып килгән иде.

Егетләр дә, кызлар да беренче каршка бик җиңел күренгән, әмма чынлыкта авырлыгы 20 кгдан артык булган жилетны һәм касканы киеп карадылар. Шул рәвешле солдат тормышын аз булса да үз җилкәләрендә тоеп карадылар. 


Соңыннан волонтерлар Гөлназ Шәймөхәммәтова һәм Әлфия Тышова балалар белән бергә солдатларга җибәрү өчен туган як үләннәре салып чәй әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев