Рәйхан Хәлимов: «Лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә килдек»
Минзәлә шәһәренең 1976 нчы участок сайлау комиссиясендә сайлаучыларның актив килүен билгеләп үттеләр
Минзәлә шәһәрендә яшәүче Рәйхан Хәлимов ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавышын бирергә хатыны Фәния Әхмәтова белән килде.
— Үзебезнең көнкүреш шартларын яхшырту өчен, халык мәнфәгатьләрен яклау өчен үзебез лаеклы дип тапкан кандидатларны сайладык. Шушы депутатларыбыз халыкка хезмәт итәрләр, дип ышанып калабыз, — диде ул.
безнең өстәмә
1976 нчы сайлау участогы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы бинасында урнашкан. Участок сайлау комиссиясе секретаре Венера Тумакаева билгеләп үткәнчә, гражданнар сайлауларга актив киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев