Рәхимә Сафина солдатларга дип 30 мең сум акча һәм бик күп чәй бирде
Әлеге ярдәмне ул Минзәләдә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче «Планета добра» төркеме волонтерларына тапшырды.
Минзәләдә яшәүче әлеге өлкән яшьтәге Рәхимә Сафинаның солдатларга бу беренче генә ярдәм итүе түгел. Бүген гаиләләреннән бик еракта махсус хәрби операциядә үз гомерләрен аямыйча батырлыклар кылучы егетләр өчен бик борчыла. Үзе дә әтисез үскән. Әтисе Бөек ватан сугышында вафат булган.
Бу юлы Рәхимә апа волонтерлар аша егетләргә газ сатып алу өчен дип 30 мең сум акча һәм хуш исле туган як үләннәре кушып ясалган тәмле чәй ясау өчен бик күп күләмдә ( ике пакет) чәй тапшырды.
Болай да зур булмаган пенсияләреннән өлеш чыгарып, Җиңү көнен якыйнайтырга тырышкан өлкәннәребез күпләр өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев