Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Редакциягә рәхмәт сүзләре белән сугарылган хат килде

Безгә бу фотоларны әле күптән түгел генә зур бәла булган Чернышевский урамындагы янгын чыгып хәрәбәгә әйләнгән йорт янында яшәгән минзәләле җибәрде.

— Шәһәрдәшләребезнең шундый эчкерсез батырлыкларына соклануымны җиткереп, күршеләремә, очраклы килеп җиткән яшьләрнең риясыз су ташып, безнең йортны саклап калганнары өчен бик рәхмәтлемен. Янгын сүндерүчеләр, соңгы ут чаткысы сүнгәнче шунда булдылар.
Шундый бердәм кешеләр яшәгән Минзәләм белән горурланам. Безнең йортны янгыннан саклап калган һәммә кешегә эчкерсез рәхмәтемне кабат- кабат әйтәм. Һәркемгә үз батырлыгы, кыюлыгы меңе белән әйләнеп кайтсын, и Ходаем!!, — дип яза шәһәрдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев