Рөстәм Нигъматуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышын уздырды
ТР Премер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъматуллин искәртеп үткәнчә, Яңа ел – гражданнарның иң яраткан бәйрәмнәре һәм террорчыларның әлеге чорны сайлавы очраклы түгел.
Утырышта Татарстан Республикасы шәһәрләрендә, районнарында, авылларда һәм оешмаларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Чара барышында эчке эшләр органнары җитәкчеләре һәм хакимият башлыкларына кешеләр күпләп җыелган объектларда кизү урынын көчәйтергә игътибар итәргә кушты.
Утырыш азагында Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов террорчылыкка каршы игътибарлы, уяу булырга чакырды. Җитәкчеләргә дежур тору графигын яңадан карарга, янгын куркынычсызлыгы, мигрантлар яшәгән тулай тораклар турында да кисәтте. Авылларда мичләр белән җылытылучы өйләрне аерым контрольгә алырга кирәклегенә басым ясады. Озын бәйрәмнәрдә петардалар һәм салютларны төрле җирләрдә аттырмаска, моның өчен шәһәрдә 6 урын билгеләнгән һәм авылларда махсус мәйданчыклар барлыгын да ассызыклады. Теләсә кайда кулланган петардалар һәм салютларда аттырган өчен штрафлар да салу зарури. Ул шулай ук елга-күлләрдә бозның юка булуы һәм боз өслекләрендә теләсә кайда йөрмәскә, рейдлар үткәреп, кышкы чорда йөрүче кар чаналарын тикшергә документы һәм таныклыгы булмаган йөртүчеләрдән әлеге техниканы тартып алып штраф стоянка куярга кирәклегн әйтеп узды. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Габдуллин авылларда аеруча сукбай этләр һәм котырган төлкеләрдән сак булырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев