Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Мөшегесе мәктәбендә яңа мөмкинлекләр барлыкка килде

Биредә өр-яңа «Үсеш ноктасы» кабинетлары ачылды

Минзәлә районы Клавдия Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбендә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. Әлеге үзәк кысаларында биредә ике кабинет җиһазландырылды.

Кабинетларны, кызыл ленталарны кисеп, район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ренат Ибраһимов һәм Клавдия Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбе директоры Дания Әхмәтова ачтылар.

— Хәзер мәктәбебездә укучылар  химия һәм биология, физика фәннәрен тагын да яхшырак үзләштерә алачаклар. Ике кабинет та мәктәп һәм сыйныфтан тыш (проект) эшчәнлеге өчен җиһазландырылган. Мондый үзәк ярдәмендә укучылар үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, һәрьяклап үсеш ала алачак, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Дания Әхмәтова.

Тантаналы чара уңаеннан мәктәп укучылары тарафыннан музыкаль номерлар да әзерләнгән иде.

Фотолар Татар Мөшегесе мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев