Татар Мөшегесендә лаеклы ялдагы педагогларны хөрмәтләделәр
Бәйрәмгә Иркәнәштән дә ветеран укытучыларны чакырдылар
К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Чарага Иркәнәш, Татар Мөшегесе урта мәктәпләрендә хезмәт юлын үткән ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр, балалар бакчаларында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр чакырылды.
«Бүләк итик йөрәк җылысын» дип аталган бәйрәм укучылар чыгышы белән үрелеп барды.
— Укучылар, укытучылар әзерләгән һәр чыгыш өлкәннәребез тарафыннан яратып кабул ителде. Мәктәбебезнең «Шатлык» театр төркеменә йөрүче укучылар өлкәннәргә «Кызыл алмалар» әсәрен тәкъдим иттеләр. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Галимәрдәнова чараны үткәрүдә үзеннән зур өлеш кертте. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте, — дип «Минзәлә-информ» га хәбәр итте мәктәп директоры Дания Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев