Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Хамаева «Җылы оя» конкурсында җиңү яулады
«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Гаилә елы» уңаеннан «Җылы оя» конкурсы үткәрде.
Җиңүчеләрне котлау тантанасы 11 декабрь көнне «Казан» гаилә үзәгендә булды. 2нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Әзһәр кызы Хамаева «Минем гаиләмдә аш үткәрү йоласы» дигән язма белән катнашып, 1 нче урын яулады. Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Дипломны җиңүчегә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев