Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Минзәләдә СИЗО-4тә булды
Фотосурәтләр Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтыннан.
Минзәлә районына эш визиты белән Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов килде.
Минзәлә районында Россия УФСИНның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең СИЗО-4 ФКУда булганда, республика прокуроры режим корпусы камераларын, ишегалларын, хуҗалык хезмәте күрсәтү отрядының торак секциясен һәм медицина өлешен карап чыкты.
Аны җинаять җәзаларын үтәүнең законлылыгын күзәтү бүлеге начальнигы Артур Әхмәтшин, Россия УФСИНның Татарстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Яковенко, тикшерү изоляторы начальнигы Тимур Яруллин, Минзәлә районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Тимур Габдуллин озата йөрде.
— Тикшерү барышында Альберт Суяргулов сак астында тотылучыларны тукландыруны оештыру, матди-көнкүреш һәм медицина белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Моннан тыш, дежур часть хезмәткәрләре һәм видеоконтроль посты операторларының хезмәт итүен тикшерде.
Камераларны караганда прокурор шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр белән әңгәмә корды. Биредәге шартларга шикаятьләр булмады. Тикшерү астындагы — кулга алынганнарның сорауларына хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, дип хәбәр ителә ТР Прокуратурасы сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев