Тауасты Байлар делегациясе Минзәлә өлкәннәр йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады
Авылның оста куллары әзерләгән бүләкләрне өлкәннәр аеруча яратып кабул иттеләр
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Тауасты Байлар авыл җирлеге. мәдәният йорты, китапханәсе делегациясе Минзәлә өлкәннәр йортында яшәүчеләрне җанлы концерт номерлары, кызыклы чыгышлар күрсәтеп Яңа ел белән котлады. Шулай ук авыл уңганнары өлкәннәргә бүләкләр дә өләштеләр.
— Узган ел азагында без, мәдәният йорты һәм китапханә, үзебезнең алда «Яхшылык өчен» акциясе кысаларында өлкәннәр йортында яшәүчеләргә йон оекбашлар, башмаклар бәйләп алып барырбыз, дигән максат куйган идек. Әлеге акциягә бөтен авыл кушылды. Эшне ноябрь азагында ук башлаган идек: мәдәният йортында йоннар яздык, аларны авылыбызның уңган ханымнары егәрләделәр, оекбашлар һәм башмаклар бәйләделәр. Бүген шуларны Кыш бабай капчыгына салып алып килдек. Өлкәннәр йортында яшәүче 67 кешенең (44 ир-ат һәм 23 хатын-кызның) һәркайсының кулларына тоттырдык. Өлкәннәр бик сөенделәр, безнең концерт номерларын да, бүләкләребезне дә яратып, рәхмәт әйтеп кабул иттеләр, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Тауасты Байлар авылы «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев