Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев хәйрия ярминкәсеннән сәгать сатып алды

Минзәләдә «Мәрхәмәтле булыйк» хәйрия марафоны узды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда әлеге марафонны үткәрү матур бер традициягә әверелде. Алдагы еллардагы кебек үк быел да марафон кысаларында район мәдәният йорты фойесында хәйрия ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә сатудан кергән акчалар хәйрия максатларына тотылачак. 


Ярминкәдә нигездә кул эшләнмәләре, камыр ризыклары белән сәүдә иттеләр. Әлеге ярминкә — Яңа елга туганнарга, дусларга оригинал бүләкләр алу өчен менә дигән мөмкинлек тә. Бердән, бүләкле буласың, икенчедән изге эшкә үз өлешеңне кертәсең. Шулай ук прәннекләрне, шоколадларны һәм яңа ел сувенирларын үзең теләгәнчә бизәү һәм аларны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Берничә урында волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен коры аш, коры душ ясау буенча мастер-класс уздырды. Туган яклардан сәлам хаты көткән солдатларга яңа ел открыткасы ясап, аңа матур теләкләрен дә яза алды ярминкәдә катнашучылар. 


Хәйрия ярминкәсе белән ТР Дәүләт Советы дупутаты Азат Хамаев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов танышып йөрде.

Депутатта бигрәк тә коры аш, коры душ ясаучы волонтерлар эшчәнлеге зур кызыксыну уятты. Ярминкәдән ул сәламәтлекләре чикле булу сәбәпле «Умырзая» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның кулы белән агачтан ясалган сәгать сатып алды. Шул рәвешле ул да изге эшкә үз өлешен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев