Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Диния нәзарәте вәкилләре Минзәлә мөгаллимнәренә аттестация үткәрделәр

Мәчеттә оештырылган очрашуда дини курсларны дөрес итеп алып бару мәсьәләләре каралды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ». 

Минзәлә мәчетендә районыбыз мәхәлләләрендә ислам дине нигезләренә өйрәтүче мөгаллимнәргә аттестация үткәрелде. Барлыгы 38 мөгаллим Казаннан килгән ТР Диния нәзарәте аттестация комиссиясенең сорауларына язмача җавап бирде. 

— Әлеге сорауларга җавап бирү мөгаллимнәрнең үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм нинди өлкәләрдә үз гыйлемнәрен ныгытуны ачыклау өчен кирәк, — дип билгеләп үтте ТР Диния Нәзарәте аттестацион комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Биремнәрне үтәгәннән соң, аттестацион комиссия вәкиле Рәшит хәзрәт Сибгатуллин мөгаллимнәргә ничек итеп дөрес дини белем бирү буенча лекция укыды. 

— Аттестацион комиссиясенең районга беренче тапкыр килүе. Әлеге чара аларга да бездәге вәзгыять белән якыннан танышырга, үзебезгә дә белем дәрәҗәбезне тикшерергә яхшы мөмкинлек булды. Мөгаллимнәребез Диния Нәзарәт әзерләгән программа нигезендә авыл кешеләренә кирәкле дини гыйлемне җиткерүдә тырышлык күрсәтәләр. Аларның 38 нең дә бүгенге чарада катнашуы мөхтәсибәтебездәге бердәмлекне һәм дини белем бирүгә зур игътибар юнәлдерелүне чагылдыра, — диде Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев